Танышулар һәм әбиләр өчен эскәмия кирәк
1 июльдән 31 июльгә кадәр баулылар “Халык контроле” системасына 18 хәбәр юллаган.
Мөрәҗәгатьләрнең күбесе юллар торышына кагылышлы. Җиде кеше төрле урамнарда чокырларны тигезләүне үтенә. Өч баулылы машина йөртүчеләргә юлны каплап торучы һәм кешеләр өчен куркыныч тудыручы иске агачларны кисү кирәклеген хәбәр итә. Ике хәбәр эскәмияләргә кагыла. Мөрәҗәгать итүчеләрнең беренчесе шәһәрнең бер скверында танышу өчен эскәмия куюны сорый, икенчесе Ленин урамындагы 15нче йорт подъезды янында әбиләр өчен эскәмия куюны үтенә. Дүрт мөрәҗәгатькә “заявка хәл ителгән” тамгасы куелган өч мөрәҗәгать – “эштә”, 12 мөрәҗәгать буенча эшләр планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев