РСФСРның халык артисты Андрей Мягков вафат булды
Миллионнарның яраткан артисты Андрей Мягковның йөрәге тибүдән туктады.
Йөрәгенә берничә тапкыр операция ясаткан 82 яшьлек актерны врачлар бу юлы берничек тә коткарып кала алмады. Андрей Васильевичның үлеме турында хатыны, актриса Анастасия Вознесенская хәбәр итә.
Андрей Мягков безнең өчен Яңа ел символы иде. «Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмын, Андрей Мягковның атаклы Женя Лукашинын һәр елның 31 декабрендә сагынып көтеп ала, беренче тапкыр күргәндәй яратып карый идек. Хәер, совет киносы йолдызы уйнаган һәр фильм күңелләргә якты булып уелып калган. «Служебный роман», «Гараж», «Жестокий романс», «Братья Карамазовы»... Ул уйнаган фильмнар һәм сериаллар 40 ка якын. РСФСРның халык артисты Андрей Мягков геройлары кебек үк ягымлы, йомшак, чиста күңелле, кешелекле, ихлас булып күңелләребезгә кереп калыр.
Фото: yandex.ru
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/yaa-elny-simvoly-arabyzdan-kitte
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев