Коррупцияне булдырмау турында сөйләштеләр
Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган коррупциягә каршы марафон кысаларында, мәгариф бүлегенең утырышлар залында балалар бакчалары мөдирләре өчен семинар-киңәшмә узды.
Семинар-киңәшмәдә шәһәр прокуроры урынбасары Лира Сидорова, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча урынбасары Альбина Нәҗмиева, район Советы аппаратының кадрлар белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Алия Хәйруллина чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы бурычлар турында мәгълүмат тапшырганда типик хаталарны карадылар, район мәгариф учреждениеләрендә мәнфәгатьләр низагын булдырмау һәм җайга салу буенча кабул ителгән чаралар турында отчёт тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев