Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыда Фәнис Яруллин шигырьләрен укучылар бәйгесе үтте

Бүген Баулы гимназиясендә якташыбыз Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган шигырь уку бәйгесе узды.

Конкурста Баулы районы һәм шәһәре балалар бакчаларыннан, мәктәпләреннән барлыгы 20гә якын бала катнашты. Чыгыш ясаучылар шигырьләр, поэмалар укып ирештерделәр.

Жюри әгъзалары чыгыш ясаучыларның сәнгатле итеп сөйләвен, артистлык осталыгын, дикциясен бәяләде.

Конкурс азагында җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкле урыннарны яулаучыларның исемнәре белән "Хезмәткә дан" газетасыннан танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев