Баулы районында һәйкәл төзекләндерелгән
Агымдагы елда Шалты авылында 575 мең сум күләмендәге үзара салым акчалары төзекләндерү эшенә тотылган.
2017 елда шалтылар үзара салым акчасын Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерүгә җыйган. Барлыгы 70 мең сум җыелган. Авыл халкы биргән һәр бер сумга республика бюджетыннан дүртәр сум өстәлгән. 350 мең сум акчага обелиск янындагы мәйданчыкка брусчатка җәйгәннәр, бордюрлар куйганнар, һәйкәлнең постаментын ремонтлаганнар. 2016 елгы үзара салым акчасының тотылмый калган 225 мең сумына Чкалов, Совет, Тынычлык урамнарында гидрантлар куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев