Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыда “Частник” профилактик операциясе бара

Баулы районында 10 сентябрьдән “Частник” профилактик операциясе башланды.

Операция үзйөрешле машиналарны куллануга күзәтчелек итү, алар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен, бәхетсезлек очракларын киметү максатыннан уздырыла. 10 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр шәхси үзйөрешле машиналар, тракторлар һәм прицеплар игътибар үзәгендә булачак. Гостехнадзор инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре уртак рейдлар үткәрәчәк.

Гостехнадзорның Баулы районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Талипов әйтүенчә, тикшерүләр вакытында тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм прицепларның теркәү мәгълүматына туры килү-килмәвенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Шулай ук машина йөртүчеләрнең транспорт чарасы белән идарә итүгә тиешле таныклыгы, техник карау узуын раслаучы документы булу-булмау да тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев