Баулы поликлиникасы бәйрәм ялларында ничек эшли?
Яңа ел бәйрәмнәре чорында район үзәк хастаханәсе поликлиникасы эш графигын үзгәртә.
Иртәгә, 29 декабрьдә, шимбә көнне, поликлиника гадәти эш көне режимында эшли, ә 31 декабрьдә, дүшәмбе көнне, шимбә графигы гамәлдә була. Хөрмәтле баулылар, Яңа ел ялларында сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз, чөнки поликлиника бары ике көн – 3 һәм 6 гыйнварда (8-14 сәгатьләрдә) эшли.
Ашыгыч ярдәм, гадәттәгечә, тәүлек әйләнәсе эшли. Аны чакырту өчен, 03 һәм 112 телефоннарына шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев