Август аенда «Гарри Поттер»ның татар телендәге ике өлеше тәкъдим ителәчәк
Джоан Роулингның Гарри Поттер турындагы гепталогиясенең татар теленә тәрҗемә ителгән икенче һәм өченче өлешләрен («Гарри Поттер и тайная комната» һәм «Гарри Поттер и узник Азкабана») 5 августта VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында тәкъдим итәчәкләр.
Роулингның Гарри Поттер турындагы романнар циклының икенче һәм өченче өлешләрен татарчага «Гыйлем» проектының баш мөхәррире Айдар Шәйхин җитәкчелегендә Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары тәрҗемә иткән.
5 августта «Черек күл» паркында узачак «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивалендә тәрҗемәчеләр беренче тапкыр үзләренең иҗат җимешләрен халыкка тәкъдим итәчәк. Романның татарчага тәрҗемә ителгән икенче һәм өченче өлешләре әлегә китап булып басылып чыкмаган.
Гарри Поттер турындагы циклның татарчага тәрҗемә ителгән беренче китабы («Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы») 2017 елда шулай ук «Печән базары» фестивалендә тәкъдим ителгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев