Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләре 10 мең сум акча алачак

Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалаган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләре 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Россия Президенты Владимир Путин бүген шул хактагы указны имзалады. Документ тексты Кремль сайтында дөнья күргән.

 

Акча быелның август – декабрь айларында күчәргә тиеш. Пособиене 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарның (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) берсе алачак. Тагын шунысы бар – балага 2021 елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш.

 

Пособие инвалидлыкка ия һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча укучы 18-23 яшьлек Россия гражданнарына да каралган. Акча аларның ата-аналарының берсенә яки законлы вәкилләренә күчереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев