Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Язмыш

Хәтер җепләре: Таҗикстаннан Баулыга кадәр

Баулыда яшәүче Азиза Заробекова һәрвакыт үзенең нәселе белән горурланган һәм тумышы белән Баулы районынна булган әнисен белгән кешеләрне эзләргә омтылган. Бу тарих – туган якка булган мәхәббәт һәм гаилә бәйләнешләренең, аралар ераклыгына, үзгәрешләргә, СССР таркалганнан соң барлыкка килгән территориаль чикләргә карамастан, буыннар бәйләнешен сакларга ярдәм итүе турында. Чикләр еш үзгәргән, миграция нормага әверелгән дөньяда андый вакыйгалар аеруча мөһим. Алар безне үткәннәрне кадерләргә һәм, кайда гына булсак та, үз тарихыбызны горурланып сакларга өйрәтә.

Дөнья түбәсе

СССР составына бик күп республикалар кергән, аларның һәрберсе совет федерациясе кысаларында мөстәкыйль булган. Аларның берсе – Таҗик Совет Социалистик Республикасы. 1991 елга кадәр чикләр булмаган, шуңа күрә Советлар Союзының төрле республикаларыннан булган кешеләр арасында никахлар теркәлгән. Кешеләр иркенләп күченгәннәр, зур илнең төрле почмакларында укыганнар һәм эшләгәннәр, этник һәм мәдәни аермалыкларга карамастан, дус гаиләләргә берләшкәннәр.

– Балачакта минем әнием – Миргалимова Нәсимә Миргариф кызы – Баулы районында яшәгән, Покров-Урустамак мәктәбендә укыган, аны көмеш медальгә тәмамлаган. Мәктәпне бетергәч, алар дуслары белән җәй көне төзелешкә барырга уйлаганнар. Бу 1966 елда булган, – дип сөйли Азиза Әхмәд кызы. – Алар Таҗикстанның Нурек шәһәре янында гидроэлектростанция төзегәннәр – ул вакытта бу Таҗик ССРы, Советлар Союзының бер өлеше булган. Бу Урта Азиядәге иң куәтле гидроэлектростанция булган. Әниемне ул вакытта төзелешкә алмаганнар, чөнки ул кечкенә буйлы булган. Шуңа күрә аны үзбәк мәктәбенә җибәргәннәр, анда ул пионервожатый булып эшләгән. Аның дуслары төзелештә эшләгән арада ул бу мәктәптә булган. Шул ук вакытта, бу мәктәпкә практикага минем әтием килгән, ул вакытта ул бишенче курста укыган. Алар очрашканнар, бер-берсен яратканнар. Аннары әтием армиягә киткән, әнием аны көтеп алган. Әтием армиядән кайткач, алар аның туган ягына – Таулы Бадахшан автономияле өлкәсенә киткәннәр. Бу урын Памир таулары белән данлыклы, аларны еш кына “Дөнья түбәсе” дип атыйлар. Без анда 1995 елга кадәр бергә яшәдек, аннары Таҗикстанның башкаласы Дүшәнбе шәһәренә күчендек. Әтием үлгәнче 57 ел бергә бәхетле яшәдек. Шуннан соң әнием башка кияүгә чыкмады.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, аның әнисе бүген дә эшли – стажы зур. Хәзер аңа 78 яшь, шулай да ул һаман да хезмәт куя, Таҗикстанда университетта эшли, педагогия фәннәре доценты, өлкән укытучы вазифасын башкара.

 

– Әнием пенсиядә, әмма аны эшеннән җибәрергә теләмиләр, чөнки андый белгеч бик кадерле, – ди Азиза Әхмәд кызы. – Мин аны күптән инде үземә, бигрәк тә Баулы – аның туган ягы булгач, алып кайтырга телим, ләкин әнием кул кушырып утыра алмый, эшлим ди.

Сүз уңаеннан, совет чорында гаилә еш кына Таҗикстаннан килеп, җәйге ялларын Баулыда үткәргән.

– Совет вакытында әнием еш кына безне, балаларны, Баулыга алып килә иде, чөнки ул вакытта без бөтен гаилә белән Таҗикстанда яшәдек, – дип сөйли Азиза Әхмәд кызы. – Соңрак мин, кияүгә чыккач, ирем белән бергә аның туган ягына күчендем. Сүз уңаеннан, СССР таркалганнан соң Таҗикстаннан килү авырлашты. Ләкин соңгы биш елда әнием җәй көне бирегә даими килергә тырыша.

 

Ике әни һәм ике кыз

 

Баулыга бер килүләрендә Азиза Әхмәд кызының әнисе үзенең дусты – шулай ук Баулы кызы белән очрашкан. Кайчандыр, узган гасырның 60нчы елларында алар икесе дә студент булганнар, яхшы аралашканнар. Һәм менә 59 елдан соң очрашканнар. Һәм болар барысы да кызлары – Азиза Заробекова һәм Елена Иргалиева аркасында. Алар ничектер очраклы рәвештә, Баулыдагы чараларның берсендә сөйләшеп, әниләренең дус булганнарын ачыклаганнар.

Әниләре бер-берсен яхшы белгәннәр, һәм еллар узгач очрашкач, бергә вагон-йортларда яшәгән чакларын, биш кешенең бер кружка һәм кашыкны бүлешкән студент елларын шатланып искә төшергәннәр. Авырлыкларга һәм тормышның гади шартларына карамастан, аларның тормышы гөрләп торган.

– Минем әниемнең исеме Валентина Фёдоровна Евграфова, кыз фамилиясе – Лукьянова, – ди Елена Иргалиева. – Минем әнием Азизаның әнисе Нәсимәне яхшы белгән. Аларның бер-берсен белгәнлеге 2021 елның 5 мартында, Туган телләр елы кысаларында узган чарада очраклы рәвештә ачыкланды. Анда таҗиклар, удмуртлар, чувашлар, руслар, татарлар һәм украиннар бар иде. Азиза чарада катнашты, таҗик телендә шигырь сөйләде. Без сөйләшеп киттек һәм икебез дә Таҗикстанда яшәгәнне ачыкладык. Соңрак Азиза миңа әти-әнисенең яшь вакыттагы фотосын җибәрде. Мин аны әниемә күрсәттем һәм ул Нәсимәне таныды.

Элекке дус кызларны алты дистә елдан соң кабат күрештерү өчен, Азиза Заробекова һәм Елена Иргалиева очрашу оештырганнар.

Азиза Әхмәд кызы сүзләренә караганда, бу очрашу онытылмаслык тәэсирләр калдырган – Нәсимә Миргариф кызы һәм Валентина Фёдоровна яшьлекләрен шатланып искә төшергәннәр, Таҗикстандагы тормыш, ул вакытның авырлыклары һәм шатлыклары турында истәлекләре белән уртаклашканнар. Еллар һәм аралар ераклыгына карамастан, аларның сөйләшеп сүзләре бетмәгән.

Азиза Әхмәд кызы күп еллар үз нәселләренең туганнарын һәм танышларын эзләү белән шөгыльләнә, үткәне белән элемтәне өзми һәм үз гаиләсенең тарихының яңа битләрен ача.

– Баулыда яши башлаганнан бирле, әнием белән таныш булган кешеләрне эзлим, чөнки әниемнең тамырлары монда. Бу минем инициатива булды. Әтием минем бик кызыксынучан булуымны әйтә иде. Мин кайчан да булса әниемең тормыш юлында очраган барлык туганнарын, танышларын һәм дусларын эзлим, – ди Азиза.

Күңеле кая күбрәк тартуга килгәндә, Азиза Әхмәд кызы уйлап тормыйча да җавап бирә.

– Күңел якын кешеләрем яшәгән җиргә тартыла. Баулыда яраткан ирем һәм балаларым яши, Таҗикстанда – яраткан әнием. Ә теге яки бу шәһәрдә яшәүгә килгәндә – миңа анда да, монда да яхшы. Баулыда һава торышы уңайлырак, миңа монда яшәү яхшырак. Мин көнчыгыш кешесе булсам да, миңа салкынчарак булган урыннар ошый. Таҗикстанда һава торышы эссе, җәен термометр баганасы 50 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Көндез урамга чыгарга авыр. Ләкин анда җимешләр һәм яшелчәләр күп, чиста су. Дөньяда Таҗикстан чиста су буенча өченче урында тора.

Елена Иргалиева һәм Азиза Заробекова мисалы – хәтернең, кешеләрне берләштереп һәм онытылган тарихларны торгызып, дистә еллар һәм географик ераклыкларны үтәргә сәләтле булуның бер дәлиле. Мөгаен, бу башкаларны үткәннәр турындагы истәлекне саклау һәм безнең белән уртак тарихны уртаклашучыларны җылы каршы алуга илһамландырадыр да. Чөнки монда – безнең чын көчебез һәм байлыгыбыз, алар чикләргә һәм вакытка бәйле түгел.

Фото: шәхси архив (Азиза Заробекова )

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев