«Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Газизов вафат булган
Журналистка 61 яшь иде.
Танылган журналист, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Рәхимҗан улы Газизов вафат булган. Аңа 61 яшь иде.
Ранис Газизов 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Бераз Буа район газетасында эшләп ала. Аннары эшчәнлеген Казанда — «Татарстан» журналында, «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә. 1992 елдан «Юлдаш» газетасы мөхәррире.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев