- "Рузалия апа" - иң отышлы проектларның берсе иде, - ди Җәүдәт абый. - Яшенә карамастан, аның 21 җыры дөнья күрде, "Йөрүзән" җырына хәтта клип та төшердек. Кызганыч, сәламәтлеге какшау сәбәпле, хәзер Рузалия апа сәхнәгә чыга алмый инде. Ике операция кичерде. Яше дә бар бит инде - 81 дә.
“Йөрүзән”, “Наласа авылы көе” белән танылган Рузалия апа тагын җырлармы?
Моннан берничә ел элек халык күңеленә "Йөрүзән", "Наласа авылы көе" белән үтеп кергән Рузалия апа кая югалды? Ул исән-саумы? Әлеге сорау белән аны сәхнәгә чыгарган продюсер Җәүдәт Гыйльмановка чыктык.
Бүгенге көндә Җәүдәт Гыйльманов "Яшь йөрәкләр" проектын яңартып йөри икән.
- Максатым - кемнәндер йолдыз ясау түгел. Җырлый белгән һәм тавышын башкаларга ишеттерәсе килгән егет-кызларга ярдәм итү йөзеннән эшләнә торган проект бу. Бөтен кеше дә йолдыз була алмый. Кемгәдер күңелен басар өчен генә булса да җырларга кирәк. Менә шундый яшьләр белән без төрле мәдәният үзәкләрендә концертлар оештырып йөрибез. Бу башлангычыбызда безгә Татарстанның халык артисты Мингол ага Галиев та ярдәм итә, - ди продюсер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев