Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа уку елында мәктәп каникулларының графигы үзгәрми

Укучылар һәр чиректән соң ял итәчәк.

Яңа уку елында мәктәп укучылары алдан билгеләнгән график буенча ял итәчәк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Бу модульле каникуллар дип ата торган яллар, яки чирекләрдән соң каникул», — дип аңлатканнар ведомствода.

Быел Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка былтыргыга караганда 5 меңгә артык бала бара. Республикада сигез яңа мәктәп ачыла.

Оешмалар көндезге форматта эшли. Ләкин коронавирус куркынычы саклану сәбәпле, мәктәпләр аерым кагыйдәләр кертелде. 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә гадәти режимда уку елы башланачак. Яңа кагыйдәләр буенча, дәресләр арасында кыңгырау шалтырамаячак.


Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/01-09-2020/ya-a-uku-elynda-m-kt-p-kanikullaryny-grafigy-zg-rmi-5767728

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев