«Воронины», «Физрук» сериалларында уйнаган Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат
76 яшьлек артист яман шеш белән авырган.
Бүген Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат булды.
Театр директоры Тамара Михайлова Борис Клюевның яман шеш белән авырганын һәм шуннан үлгәнен сөйләгән. Мәрхүм 2018 елдан бирле яман шеш авыруы белән көрәшкән.
Ярты гасырлык карьерасы вакытында Клюев театрда җитмешләп роль башкарган. Ул Александр Островский, Александр Грибоедов, Пьер-Огюстен Бомарше, Алексей Толстой һәм башка бөек язучыларның әсәрләрендәге геройларны сурәтләгән.
Борис Клюев «Конец «Сатурна», «Крушение империи», «Рудобельская республика» һәм «Хождение по мукам», «Д’Артаньян и три мушкетера» киноларындагы рольләре белән дә билгеле.
Шулай ук ул «Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона» киносында Майкрофт Холмс булып уйнады. «ТАСС уполномочен заявить…», «Михайло Ломоносов» фильмнарында да Клюев төшкән.
Яшь буын Борис Клюевны «Воронины», «Физрук», «Улицы разбитых фонарей» сериаллары аша белә.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев