Владимир Путин яңа канунга кул куйды
Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турындагы канунга кул куйды.
1 сентябрьдән 8 яшькә кадәрге авырып киткән баланы караган өчен (больничныйлар) түләү тәртибе үзгәрә. Түләү суммасы уртача хезмәт хакының 100% ын тәшкил итәчәк.
1 июльдән башлап, 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балалы тулы булмаган гаиләләргә дә айлык түләүләр биреләчәк. Ул төбәктә балалар өчен каралган яшәү минимумының 50% ын тәшкил итә. Россия Федерациясе буенча 5 мең 600 сум.
1 июльдән йөклелек белән бәйле рәвештә 12 атнага кадәр медицина күзәтүенә баскан хатын-кызлар өчен түләүләр барлыкка киләчәк. Айлык пособие яшәү минимумы күләменең яртысын тәшкил итәчәк.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/senech-putinnan-tagyn-blk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев