Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Василий Лановой коронавирустан вафат булган

СССРның халык артистына 87 яшь иде. Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/29-01-2021/vasiliy-lanovoy-koronavirustan-vafat-bulgan-5802431

Актер Василий Лановой коронавирустан үлгән. Гыйнвар башында аны хастаханәгә салган булганнар. Актерга 87 яшь иде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Василий Семенович вафат булды», — дип әйткән мәрхүмнең хатыны Ирина Купченко.

Ел башында Лановойда да, Купченкода да коронавирус авыруы булуы ачыклана. Бу турыда 2 гыйнварда билгеле була. Аларны хастаханәгә салалар. 28 гыйнварда Лановойны реанимациягә күчерәләр. Бу турыда Вахтангов театры директоры Кирилл Крок әйткән.

Василий Лановойның театрдагы төп рольләре — Фортинбрас («Гамлет»), Маяковский («Конармия»), Цезарь («Антоний и Клеопатра»), Пушкин («Шаги Командора»), Троцкий («Брестский мир»), Джордж Бернард Шоу («Милый лжец») һ.б.

Ул «Павел Корчагин» (1957), «Алые паруса» (1961), «Иду на грозу» (1965), «Война и мир» (1965–1968), «Офицеры» (1971), «Семнадцать мгновений весны» (1973), «Анна и Командор» (1974), «Дни Турбиных» (1976) һәм башка кинолардагы рольләре белән танылды.

Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/incident/29-01-2021/vasiliy-lanovoy-koronavirustan-vafat-bulgan-5802431

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев