Узган елга нәтиҗәләр: Татарстанда туучы балалар саны кимегән
2025 елның 10 аенда Татарстанның 26 районында туучы балалар саны кимегән.
Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте һәм 14 районда туучылар саны артуын билгеләп үтте.
10 ай нәтиҗәләре буенча, 26 районда туучылар саны кимүен күзәтәбез. Иң күп кимү Мөслим, Яңа Чишмә, Әлки, Зәй, Азнакай, Апас, Кукмара районнарында, - ди Эльмира Зарипова.
Шул ук вакытта Балык Бистәсе, Баулы, Кайбыч, Мамадыш, Сарман, шулай ук Менделеевск, Минзәлә һәм Лаеш районнарында туучы балалар саны арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев