Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Узган айда Баулыда малайлар күбрәк туган

Апрельдә Баулы районы ЗАГС бүлегендә 21 балага туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.

Узган айда 12 малай һәм 9 кыз дөньяга килгән. Бишесе – гаиләдә беренче, җидесе – икенче, җидесе – өченче, икесе дүртенче сабый булып туган.

Әти-әниләре түбәндәге исемнәрне сайлаган: Әмир, Данияр, Игнатий, Иван, Илсур, Камил, Кәрим, Кирилл, Раян, Хәсән, Шамил, Анна, Василиса, Виктория, Дарья, Диана, Дарина, Карина, Нәргизә, Юлия.

Иң яшь анага – 20 яшь, иң яшь атага – 25 яшь. Иң өлкән ана – 42, иң өлкән ата  50 яшьлек.

Апрельдә Баулы ЗАГС бүлегендә 7 пар никахларын законлы төстә рәсмиләштергән. Иң яшь кәләш – 19, иң яшь кияү 24 яшьлек. Айның иң өлкән кәләшенә – 42, иң өлкән киявенә 51 яшь.

Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми порталыhttp://bavly.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1465413.htm

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев