Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә атлыйлар

Баулы районы Уба авылында яшәүче Минсирә Фәткулла кызы белән Мәгариф Солтан улы Хәкимовларның бергә гомер итүләренә 55 ел булган.

Минсирә ханым тумышы белән Ютазы районы Димтамак авылыннан. Аның бала чагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән. Җирле мәктәптә 8 класс белем алгач, колхозга эшкә керә ул. Ә укуын кичке мәктәптә дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә балалар бакчасына эшкә урнаша. Анда берникадәр вакыт хезмәт куйгач, тегү фабрикасында эшли башлый. Биредә ул булачак тормыш иптәше Мәгариф абый белән танышып, гаилә кора. Мәгариф абый да тегү фабрикасында эшләгән, электрик вазифасын башкарган.

– Аллага шөкер, тормыш иптәшем бик яхшы кеше булып чыкты. Тату гомер иттек, балалар үстердек. Быел менә гаилә коруыбызга 55 ел булды, – ди Минсирә апа.

Минсирә апа лаеклы ялга Октябрьский шәһәренең түбән вольтлы электр аппаратурасы заводыннан чыккан, анда 11 ел эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы – 34 елдан артык. Мәгариф абый да гомере буе хезмәттә булган. Пенсиягә шифаханәдә эшләп чыккан.

Хәкимовлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары бар. Кызлары Гөлнара – Казанда, уллары Марат Октябрьскида гаиләләре белән гомер итә.

Минсирә апа белән Мәгариф абый да башта Октябрьский шәһәрендә яшәгәннәр, Уба авылына күченүләренә дә 32 ел вакыт узып киткән. Алар, бүгенге тормышларыннан канәгать булып, һәр туган көнгә сөенеп гомер итәләр.

– Аллага шөкер, хәзерге тормыш рәхәт. Акчаң булса, кибетләрдә бар нәрсә бар, – ди Минсирә апа.

Минсирә апаның туганы Нәсимә Җәләева сүзләренә караганда,  Хәкимовлар – Уба авылының хөрмәтле гаиләсе, тәртипле һәм мәрхәмәтле балалар тәрбияләп үстергәннәр. Минсирә апа  мәчеттә дини гыйлем алган, Коръән укырга чакырсалар, каршы килми. Мәгариф абый да бик ярдәмчел кеше.

– “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Әнисә Абдуллина Уба мәчетендә безгә дини гыйлем биргән иде. Без Минсирә белән шунда бергә укыдык, – ди Нәсимә апа.

Минсирә һәм Мәгариф Хәкимовларны гаилә бәйрәмнәре белән балалары, оныклары, авылдашлары һәм туганнары котлаган. Аларны Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина да тәбрик иткән, бүләк тапшырган.

ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев