Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әтиләр белән бергә күңеллерәк

Әтиләр барысын да эшли ала, әни генә була алмый, дип җырлана билгеле бер балалар җырында. Тик әтиләр дә балалары өчен алыштыргысыз. Яшь армиячеләр ярышында без моның шулай икәненә тагын бер кат инандык.

Яшь армиячеләр ярышлары 2нче санлы спорт мәктәбе залында үтте. Шәһәрнең барлык җиде мәктәбеннән җыелган 5-6нчы сыйныфлар яшь армиячеләре беренче тапкыр әтиләре белән бергәләп көч сынаштылар. Һәр командада ике малай, бер кыз һәм өч әти иде.

Мондый ярыш оештыру тәкъдимен "Яшь армия" хәрәкәте муниципаль штабы һәм Баулы районы аталар советы керткән. Соңгы вакытта районда әлеге оешмалар эшчәнлеге активлашты. Ярышларның нәкъ менә хәзер оештырылуы да очраклы түгел, чөнки 25 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр республикада мәктәп яшь армиячеләр отрядлары айлыгы уза.

"Яшь армия" бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенең Баулы җирле штабы начальнигы, 5нче мәктәпнең ОБЖ укытучысы Равил Ибраһимов сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәр һәм район мәктәпләренең барысында да яшь армиячеләр отрядлары оештырылган. Ул әлеге хәрәкәт эшчәнлеген мәктәпләрдә патриотик тәрбия бирүне активлаштыруның яңа дулкыны дип саный. "Яшь армия" балаларны патриотлар итеп кенә түгел, ә төрле яклап үсешкә ирешкән кешеләр итеп тәрбияләргә ярдәм итә.

- Әтиләр катнашындагы мондый эстафетаны әлегә шәһәр мәктәпләре арасында гына оештырдык, аннары, декабрьдә, авыл мәктәпләре өчен дә уздырачакбыз, - дип сөйләде Равил Ибраһимов "Хезмәткә дан" газетасына. - Беренчедән, мондый ярышларда барлык мәктәпләр катнаша, һәм бу үзе үк уңыш. Киләчәктә мондый ярышларны даими оештыру күздә тотыла. Аларда балаларның зур теләк белән катнашуы күренеп тора. Бик дулкынланалар, әлбәттә. Җитешсезлекләр булу аларның гаебе түгел. Чөнки тиешле матди-техник база булмаган мәктәпләр дә бар. Бу өлкәдә яхшы әзерлекле укытучылар җитми. Тик бу проблеманы хәл итәбез. Әлеге эстафетада иң катлаулысы - дротик ату һәм противогаз кию, дип саный 2нче мәктәп яшь армиячеләре Камил Төхбәтуллин белән Руслан Имамиев. Ә автоматны сүтеп-җыю алар өчен бер кыенлык та тудырмый, чөнки моның белән ике елга якын шөгыльләнәләр.

- Бу армиягә әзерлек, - ди Руслан Имамиев. - Суворов училищесына укырга керергә ниятләсәм, аңа да әзер булачакмын. Минем шундый максатым бар: хәрби кеше булу. Билгеле, мондый ярышлар ярдәм итә.

Баулы районы аталар Советы әгъзасы Азат Арысланов кызы Айгөл белән 4нче гимназия командасында катнашты.

- Бүгенге көндә дәүләт халыкның әзерлегенә йөз белән борылуы яхшы күренеш, - дип сөйләде безгә Азат Арысланов. - Аллага шөкер, армия популяр булмаган заманнар үтте. Хәзер барысы да кире кайта. Бу бик кирәкле эш. Чөнки, ничек кенә булмасын, без илнең үз-үзен саклый алу сәләтен хупларга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев