Татарстанда урамда битлексез йөрү рөхсәт ителә
Бүген, 8 июньнән ТР Хакимияте республика халкына җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткасыз булырга рөхсәт итте. Әмма аларны кибетләрдә, транспортта һәм таксида һаман кияргә туры киләчәк.
Атна башыннан тәүлек буе эшли торган кибетләр янә үз режимына кайта. Санаторийлар да эшли башлаячак, ә менә балаларның җәйге ял лагерьлары әлегә ябык. Шулай ук верандалары булган җәйге кафелар һәм рестораннарга да ишекләрен ачарга рөхсәт иттеләр.
ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар бүгенге көннән, 8 июньнән, үз көченә керә.
Фото: http://pixabay.com
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/tatarstanda-uramda-bitleksez-yr-rkhst-itel
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев