Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда шикәргә кытлык булу көтелми

Россия хөкүмәте хәзер ихтыяҗ зур булган азык-төлек продуктларына бәяне арттырмауга юнәлдерелгән чараларны дәвам итү мөмкинлеген карый.

Татарстанда шикәр һәм көнбагыш мае белән тәэмин итү җитешмәү куркынычы янамый. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта белдерде.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар дефициты мөмкинлекләрен бәяләде инде. Ведомство бу вазгыятьтә куркыныч күрми, ретейлерлар арасындагы мөнәсәбәтләр исә коммерция килешүләренә бәйле һәм дәүләт монда катнашмый», – дип искәртте ул.

Хәзер Россия Хөкүмәте шикәр һәм ихтыяҗ зур булган башка азык-төлек бәясен арттырмауга юнәлдерелгән чараларны дәвам итү мәсьәләсен карый.

«Бүгенге көндә республикада тәэмин ителеш һәм җитештерү ягыннан куркыныч күрмибез», — дип өстәде Галимова.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгәнлеген хәбәр иткән иде. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/25-03-2021/kazan-kremle-tatarstanda-shik-rg-kytlyk-bulu-k-telmi-5815155

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев