Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда егете сөйгәненә мәхәббәтен сайлау участогында аңлаткан

Сайлау көне 152нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле булды. Күптәннән үзенә мәхәббәтен белдереп йөргән егете бүген сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән.

Настя - Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Сайлау участогында ул чисталык һәм сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе өчен җаваплы.

"Кичне көтәсе килмәде, аннан ул вакытка арый да кеше. Ә хәзер бүләк иткәч аңа күңелле, йөзендә елмаю", - дип аңлаткан, дулкынланып, Динар Кәрамов.

Яшьләр шәхси тормышларының сайлауларга катышы булмавын, ә нәкъ менә 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнарын әйткәннәр. Кичә аларның очрашып йөрүләренә ике ел, дип яза "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы.

«Без тулай торакта бер катта яшәдек, бер-беребезне күреп ошаттык. Шуннан соң дуслашып йөри башладык», - дип сөйли Анастасия. Динар КДЭУда магистратурада укый, Анастасия бакалавриатны тәмамлап килә. Диплом алгач, туй ясарга җыенасызмы, дип сорагач, кыз әле егетнең армиягә барып кайтасы барлыгына ишарәләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев