Татарстан – лидер
Татарстан Бердәм дәүләт имтиханында югары баллар алу буенча алдынгы урынга чыккан.
Быел республикада 313 укучы имтиханда 100 балл җыйган. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Химия һәм информатика буенча нәтиҗәләр аеруча яхшырган. Рус әдәбиятыннан да нәтиҗәләр әйбәт. Мәгариф һәм фән министры Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск укучыларының уңышларын ассызыклаган.
Республикада рус теленнән – сигез, химиядән – җиде, математика һәм информатикадан – өчәр, биология һәм әдәбияттан – икешәр, җәмгыять белеменнән берәр 100 баллы нәтиҗә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев