Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан яшьләре ел нәтиҗәләрен барлады

Баулы делегациясе, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Айдар Хәлиуллин, «Карлыгач» («Ласточка») сәламәтләндерү-ял лагере директоры Илмира Гаптераупова, «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Елена Дәүләтова составында, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә катнашты.

Ведомствоның 2025 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров чыгыш ясады. Ул киләсе чорга төп бурычларны билгеләде.

Докладта инфраструктураны үстерүгә, яшьләрне җәлеп итүгә, патриотик тәрбиягә һәм ведомствоара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 1 миллионнан артык яшь граждан яши, бу төбәк халкының 25,4%ын тәшкил итә. Татарстан Россия Президенты тарафыннан расланган милли проектлар пакетына беренче тапкыр кергән "Яшьләр һәм балалар" милли проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Республика 3 федераль проектта катнаша, шул ук вакытта 2025 елга планлаштырылган барлык күрсәткечләр дә үтәлгән.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр белән эшләүгә уңай бәя бирде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Алтын билгесен» министр кулыннан Баулы районы яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Айдар Хәлиуллин алды.

Фото: «Яшьләр дөньясы» үзәге



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев