Татарстан бизнес өчен дәүләт ярдәме күләме буенча иң яхшы бишлеккә керде
Кече һәм урта бизнесны дәүләт ярдәме күрсәтү буенча төбәкләр арасында иң яхшылар исәбендә Татарстан да бар. Республика ярдәм күләме буенча дүртенче урынны алды. Эшкуарларга бүлеп бирелгән сумма бер миллиард сумнан артты, дип хәбәр иттеләр Татарстан Икътисад министрлыгында. Иң яхшы бишлеккә Краснодар крае, Удмуртия, Кырым һәм Ростов өлкәсе дә керде.
Аерым алганда, республика Татарстанның Гарантия фонды поручительствосе белән 356 миллион сум һәм махсус хәрби операция катнашучыларын, аның белән бәйле оешмаларны һәм махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыручы эшкуарларны яклауга юнәлтелгән программалар кысаларында якынча 382 миллион сум акча бүлеп биргән.
Моннан тыш, төбәк бизнесменнарны яклау буенча дүрт бүләккә лаек булды: «Цифрлы лидер», «Масштаб», «Новатор» һәм «СВОларны ташламыйбыз» номинацияләрендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2026 елның 1 гыйнварыннан күпчелек кече һәм урта предприятиеләр (КСП) өчен иминият взносларының гомуми тарифы 30 процент итеп билгеләнергә планлаштырыла. Приоритетлы тармаклар (эшкәртү сәнәгате, җитештерү, транспорт, электроника һәм IT-сектор) өчен льготалы тариф сакланачак.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев