“Татарча диктант” акциясе булачак
19 октябрьдә баулылар “Татарча диктант” бөтендөнья акциясенә кушылачак.
Акциядә, яше һәм белеменә, һөнәренә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Район сайты хәбәр иткәнчә, Баулы шәһәрендә диктант ике мәйданчыкта үткәреләчәк – 3нче мәктәптә һәм 4нче гимназиядә. Акция авылларда җирле мәктәпләрдә дә узачак. Катнашырга теләгән шәһәрлеләр 3нче мәктәпкә чакырыла. Башлана – 11 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев