Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татар Томбарлысында язгы ташуга әзерләнәләр

Быел кар күп яуды. Көннәр җылытып, кояш туры карый башлау белән дә елга-су буйларында ташу күтәрелер дип көтелә. Язгы су ташуларга авыл халкы елдагыча алдан ук әзерлек күрә башлый. Татар Томбарлысы авыл җирлегендә язгы су ташу зонасына 40 йорт эләгә.

Татар Томбарлысы авылында 68 кеше яшәгән 40 хуҗалык су басу зонасында калу ихтималы бар. Әлеге авыл җирлегендә елга ташу гына түгел, ә таулардан, урманнан эреп агып төшкән су дулкыннан да халык зыян күрә. Шуңа да әзерлек эшләрен инде көздән үк башлаганнар.

– Көз көне үк ташкын булып килгән су юллары үтә торган торбаларның баш-башларына үскән үләннәрне чаптык, вак куак чаган агачларын кистек, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева. – Экскаватор ярдәмендә ул торбаларның башларын кардын ачып куйдык. Молодежная урамында гына ачасы калды. Кешеләр үзләре дә су юлларын ача, кирәк урыннарын казып юллар ясап куялар. Гагарин урамында яңа траншея казып куйдык. “Берлек” җәмгыяте бульдозер бирсә, таулардан агып төшәр өчен тыкрыкларда да су юллары ачабыз. Халыкны вакытлыча урнаштырып тору пункты мәктәптә. Су басу зонасында калучы йортта яшәүчеләргә өй буенча йөреп чыктык. Су баскан очракта аларның вакытлыча пунктка барырга риза яки риза булмауларын сораштык, белешмәлекләр тараттык. Ул белешмәлекләрдә халыкка хезмәт күрсәтүче барлык ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган.

Җирлек башлыгы сүзләренчә, ташу суы хуҗалыкларда тотылган малларга зыян китерерлек булган очракта, аларны вакытлыча “Берлек” хуҗалыгы ферма биналарына урнаштыру планлаштырылган. Авыл кешеләренә булган мөлкәтләрен иминиятләштерү кирәклеген дә искәрткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев