Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобиль аптечкасының яңа комплектациясен раслады

Автомобильчеләр аптечкасында стериль салфеткалар һәм медицина битлекләре булырга тиеш, ә стериль бинтлар һәм бактерицид пластырьлар бүтән кирәк түгел.

Аптечкада бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге, медицина перчаткалары, "Рот-Устройство-Рот" ясалма сулыш үткәрү җайланмасы, артериаль кан агуны туктату өчен жгут, рулонлы лейкопластырь булырга тиеш.

Марль бинтлар берничә булырга тиеш. Мәсәлән, 5 метрлы 10 см киңлектәгесе аптечкада 4 данә, 7 метрлы 14 см киңлектәгесе - өч данә булу зарур. Шулай ук кимендә 16 х 14 см зурлыктагы стериль салфеткаларының ике төргәге кирәк булачак.

Моннан тыш, аптечкада аптечканы кулланып беренче ярдәм күрсәтү инструкциясе һәм кайчы булырга тиеш.

Боерык 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Боерык үз көченә кергән көнгә кадәр чыгарылган беренче ярдәм аптечкалары аларның яраклылыгы срогы дәвамында кулланылырга тиеш, әмма 2024 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча, дип ачыклык керттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев