Шофер узып китә алмаган
Кичә “Баулы – Октябрьский” автоюлының сигезенче чакрымында дүрт автомобиль катнашында авария булган.
Башлангыч мәгълүматка караганда, “Джилли” автомобиле йөртүчесе ике машинаны узып китәргә җыенган, тик үз полосасына чыгып өлгермәгән, каршысына килә торган транспорт чарасы белән бәрелешкән. Каршыга килгән машина кинәт тормозга баскан һәм тагын ике машина бәрелгән. Нәтиҗәдә дүрт машинага механик зыян килгән.
“Баулы-информ” редакциясенә Баулы ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Григорий Чернов хәбәр иткәнчә, бәхеткә, кешеләр җәрәхәтләнмәгән.
Фото: "АнтиГАИ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев