Сабан туе вакытында транспорт чаралары хәрәкәте маршруты
12 июньдә узачак Сабан туе вакытында 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Потап-Томбарлы авылы ягыннан мәйданга таба әйләнеп үтү автоюлында хәрәкәт ябылачак.
Татар милли бәйрәме Сабан туен уздыру көнендә пассажирларны шәһәрдәге 1нче һәм 2нче маршрутларда йөртү расланган расписание нигезендә башкарылачак, әмма автобуслар мәйданга кадәр барачак, 5 нче маршрут гадәти режимда эшләячәк.
Юл бәясе 20 сум.
Шәхси автомобиль транспорты стоянкасы шәһәр ипподромы һәм «Татнефть» АЗС арасында урнашачак. Автостоянкадан мәйданга кадәр бушлай автобус йөриячәк.
Моннан тыш, автовокзал перроныннан өстәмә рәвештә «Автовокзал-Сабантуй» маршруты буенча пассажирлар йөртү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев