Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиянең бердәнбер урман фермеры Госман Минлебаев экология турында борчыла

Урманчы кыйммәтле дару үләннәре генә түгел, безнең якларда үсүе мөмкин булмаган дип уйланылган агач-куаклар да үстерә.

Госман Минлебаевның фермер булып китүе сәламәтлеге белән бәйле. Чернобыль-2 шәһәрендә хәрби частьта эшләгән вакытында, бу 1986 ел, Чернобыль атом электр станциясендә һәлакәт була. Һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшү эшендә Госман абый да катнаша. Шунда дүрт көн эшләү дәверендә ул бик көчле нурланыш ала, саннарга күчереп караганда, 350 радиация дозасы алган. Нәтиҗәдә аңа «нурлы авыруы» диагнозы куела. хастаханәләрдә бик озак дәваланырга туры килә. Мәскәү хастаханәсендә яткан вакытта, ул, язмыш кушуы буенчадыр, кытай эшмәкәрләре белән таныша. Аларның Чаллыдан «КамАЗ» машиналарын алганда, кыенлыклар килеп чыга. Госман абый институтта укыган курсташлары аша ярдәм итә. Шуның хакына үзләренә алып китеп дәвалауларын сорый. Анда акрынлап тернәкләнә башлый. Дәвалануны дәвам итү өчен, кытай табиблары дару үләннәрен кулланырга киңәш итә. Алар тәкъдим иткән адаптоген үсемлекләр бездә үсмиләр.

- Хәрби кеше буларак, миндә көрәшче холкы бар. Максат куйганмын икән, эшлим. Сәламәтлек кемгә дә кадерле. Кытай табиблары әйткән женьшень, элеутерококк, маньчжурская аралия һәм башка шундый үсемлекләрне үзебездә утыртып карадым. Кызыл китапка кергәннәрен дә үстерәм мин хәзер. Махсус әдәбият, фәнни китаплар укып, урман эше белән кызыксына башладым. Агрономлыкка укыдым, соңыннан икътисадчы, юрист белемен дә алдым. Алары да фермерлык эшчәнлеген алып бару өчен кирәк булды. Бер диплом эшемнең темасы җир реформасын үткәрүдә прокуратураның бер нәрсә дә эшләмәве турында иде. Шәхси урман булдыру артыннан йөргәндә, үземнең хокукларымны якларга өйрәндем. Хәзерге вакытта 80 гектар урманым бар, аны хатыным белән икәү генә утырттык. Урманны уңдырышсыз, ерганаклы җирләргә утырттык. Аңардан кала яңа үсентеләрне утырту, аларны безнең җиргә яраклаштыру, тәҗрибәләр үткәрү өчен, питомнигым да бар. Ел саен анда 1000-1500 үсенте утыртабыз. Барысы бергә аларның саны 20 000 төпкә җиткәндер, - ди ул.

-Хәзер Россиядә игелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе ашарга яраклы түгел, бигрәк тә балаларга, әни буласы кешеләргә, авыруларга, чөнки аларда сәламәтлек өчен кирәк булган 16 төрле микроэлемент юк. Ни өчен юкмы? Аны кырларда берничә дистә еллар буена игелеп килгән культуралар бетергән. Мин исә менә егерме ел инде үз продукциямне шул микроэлементларга баету өстендә эшлим. «Экологик чиста продукция» сүзе ул - авыл хуҗалыгы продукциясен сатучылар өчен хәйләле бер сүз. Үзем исә экологик чиста продуктлар гына ашыйм. Кешенең сәламәтлеге өчен аның кайда яшәве, нәрсә белән туклануы, нинди тормыш алып баруы мөһим булуын аңладым, - дип, табиблар күзәтүен узган, анализлар күрсәткече язылган кәгазьләрен күрсәтә ул.

Сәламәтлегендә алга китеш зур, энергиясе ташып тора, яңадан-яңа идеяләр, проектлар турында уйлана. Питомниктагы эшеннән кала, лекцияләр укырга, конференцияләрдә чыгышлар да ясарга өлгерә.

-Урманга килгәндә, ул, беренче чиратта, яңгырлар белән килгән дымны суырып, җир асты суларын барлыкка китерә. Шул рәвешле алар елгаларны туендыра. Коелган яфраклары дымны тотып тора торган губка вазифасын башкара. Урман булмаган җирдә чишмәләр кибә, ерганаклар барлыкка килә. 1941 елгы мәгълүматлар буенча, Татарстанның 30 процент территориясен урманнар алып торган. Хәзер бу сан 17 процентка калган. Ә ул сан 35 проценттан да ким булмаска тиеш. 1954 елдан бирле чишмәләрнең 34 проценты корыган. Урманга утын дип карарга кирәкми, ул су чыганагы да булып тора. Су булгач, тереклек тә була. Бездә урманнарны кисеп, кырлар ясадылар. Икмәкне чит илгә саталар, табигатьнең корып калуы күпкә кыйммәткәрәк чыга түгелме? Бер тонна бөртекле җитештерү өчен бер мең тонна дым кирәк. Яңа сортларны тамырлары тирәнгә үтә торган итеп эшлиләр, чөнки дым һаман аска төшә бара. Бөтен булган дым шул бөртеклеләргә китә. Ә урманнарны утыртмыйбыз. Элек бит болар турында бик яхшы белгәннәр.Александр I патшалык иткән чорда атаклы туфрак өйрәнүче Докучаев урманнар бетү аркасында чокырлар барлыкка килә, туфракта дым һәм уңдырышлылык югала дип әйткән. Шуннан соң патша фәрман чыгара: 55 гектар урман утыртсаң, салым түләмисең, 500 сум акча һәм алтын медаль бирәләр. Ул вакытта бер сыер 3 сум торганын истә тотканда, никадәр көчле закон икәненә төшенү кыен түгел. Алга киткән илләрдә глобаль җылынуга каршы күптән стратегия кабул иттеләр. Әйтик, Кытайда көненә 500 гектар урман утыртыла. Озынлыгы - 5 мең, киңлеге 100 чакрым озынлыктагы урманнар үсә анда. Алдагы 20 ел өчен хәзердән үк урман утыртырга кирәк. Без соңга да калдык инде. Ә 20 елдан Татарстанда бөтен ылыслы агачлар да үлеп бетәргә мөмкин. Ни өченме? Климат җылына бара.Питомникта нәкъ менә корыга чыдам агачлар утыртам. Игътибар итегез: юл буенда каен үсеп утыра, аның очларында нечкә ботаклар юк, чөнки тамырларына су килеп җитми. Җир асты сулары һаман тирәнгә китә. Бездә бер гектар җиргә 4,5 тонна явым-төшем туры килә. Аларын да икмәк үскән кырлар сеңдереп бара. Чишмәләргә дә, җир астына да су эләкми кала. Соңгы елларда ерганаклар күбәйде, бу да урман булмау белән бәйле, алар зураймасын, тирәнәймәсен өчен, әйләнә-тирәләренә мөмкин кадәр тизрәк агач-куак утыртырга кирәк. Без яшәрбез дә китәрбез, ә оныкларыбызга нәрсә кала? Экологик чиста продукт табып булмый дибез, киләчәк буынга эчәр өчен чиста су да калмаячак бит, - дип борчылып сөйли ул.

Госман абыйның авыруына каршы көрәше бөтен кешелек өчен мөһим булган социаль проектка әверелгән. Минем турында, бердәнбер урман фермеры, диләр, бердәнбер буласым килми шул минем, минем түгел, табигатьнең үтенече ул, дип елмая урманчы.

Бакчада үсә торган яшелчә, җиләк-җимешләрне, макро-микроэлементлар белән баету өчен фермер шундый киңәш бирә: кибетләрдә сатыла торган хелат формадагы Унифлор препараты белән аларны эшкәртергә кирәк. Алты сутый бакчага бер пачка җитә, ул 500 сумнар тирәсе тора. Елына өч тапкыр 1 литр суга 1 мл салып сиптерәсең.

Бакчаны өч өлешкә бүлеп, аның бер өлешенә - яшелчәләр, бер өлешенә бәрәңге утыртасың, бер өлешен ял иттерәсең. Ул җир микроэлементларга баесын өчен, люцерна, люпин утыртасың.

Алынды shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев