Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиялеләрне акчадагы коронавирустан ничек котылырга икәнлеген өйрәттеләр

Галимнәрнең мәгълүматлары буенча, купюралардагы вирус 25 көн эчендә һәлак була.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы кәгазь һәм тимер акчада күпмедер вакыт сакланырга мөмкин, әмма аны йогышсызландыруы бик җиңел.

Акчага сәнәгать масштабларында дезинфекция ясыйлар.

Белгеч сүзләренчә, купюралар 25 көн тирәсе саклагычта ята. Вирусологларның мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә коронавирус һәлак була.

Акчаны өй шартларында зарарсызландыру өчен медицина спирты, пульверизатор һәм вакыт кирәк. «Әгәр кеше чир йоктырудан курка икән, ул акчага спирт сиптерә ала. Спирт кипкәнче, акча ун минут ятарга тиеш. Шулай эшләсәң, аларда бернинди микроб, бактерия һәм вирус та калмаячак», – ди эксперт.

Фото:  pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-11-2020/rossiyalel-rne-akchadagy-koronavirustan-nichek-kotylyrga-ik-nlegen-yr-ttel-r-5784163

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев