“Путин” түләүләре бирелә
Өч яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр 1 июньнән бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә түләү ала башладылар.
Дүшәмбе иртәсендә әлеге түләүгә май аенда гариза язучыларның счётларына өч яшьтән 16 яшькә кадәрле һәр балага тиешле 10 мең сум күләмендәге акчалар күчә башлады. Алга таба әлеге түләү гариза кергәч күчереләчәк.
Түләүгә гариза язарга өлгермәгән кешеләр моны 2020 елның 1 октябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталы аша эшли ала.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев