«Печән базары» фестивале быел беренче тапкыр Әлмәт шәһәрендә үткәреләчәк
Фестиваль шәһәр көнендә эшләячәк.
5 сентябрь Әлмәт шәһәре һәм нефтьчеләр көне бәйрәмендә беренче тапкыр «Печән базары» фестивале узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе Ленария Мөслим сөйләде.
«Фестивальне районнарда оештырып карарга ниятләр бар иде. Шулай итеп, «Печән базары»н Әлмәткә алып чыгарга булдык. Әлмәт – яшь шәһәр, анда яшьләр дә күп. Фестивальне дә "Печән базары": Әлмәт белән танышу“ дип атадык. «Печән базары» – сату, алу, туклану гына түгел, ул балалар, уку, лекторийлар һ.б. мәйданчыгы да. Әлмәттә барлыгы җиде мәйданчык булачак», – диде ул.
Ленария Мөслим сүзләренчә, фестивальдә 25кә якын дизайнер үзенең продукциясен тәкъдим итәчәк. «Казандагы фестивальдә чит төбәкләрдән дә килгәннәр иде, Әлмәттә исә бары тик Татарстан дизайнерлары гына булачак. «Яр Чаллыдан URBANTATAR оешмасы киләчәк, Әлмәттән «Че гуглит татар кызы» төркеме авторы Динара Зиннәтова «Бәхет. Счастье по-татарски» китабы белән таныштырачак. Фестиваль 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр булачак», – дип әйтте ул.
Фото: /yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев