Оста куллы райондашыбыз
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булып та, төшенкелеккә бирелмичә, күпләргә үрнәк булып яшәүче кешеләр шактый. Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова шундый авылдашларының берсе турында язып җибәргән.
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә, декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу ункөнлек кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Бу уңайдан, Татар Томбарлысы китапханәсендә дә актив эш алып барыла. Мәсәлән, авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова "Йөрәк җылысына үрелеп" дип исемләнгән күргәзмә оештырган. Ә китапханәгә килә алмаучы кешеләрнең өйләренә китапларны илтеп бирә ул.
"Китап укырга яратучыларны яңа китаплар белән таныштыру, хәлләрен белү, борчыган сорауларына җавап бирү –барысы да бераз гына булса да күңел җылысын җиткерү, игътибар күрсәтү йөзеннән башкарыла", – ди Эльвира Әхмәтҗанова.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булып та, тормышны яратып, төрле кул эшләре белән мавыгып, китаплар укып, үзләренең тормышы белән күпләргә маяк булып яшәүче кешеләр Татар Томбарлысы авылында да аз түгел. Эльвира Әхмәтҗанова шундый авылдашларының берсе Расиха Сәүбән кызы Сафиуллина турында редакциягә хәбәр итте. Ул үзенең язмасында түбәндәгеләрне яза:
"Расиха апа – китапханәнең даими, актив китап укучысы. Ул китаплар, газета-журналлар күп укый, кроссвордлар чишә, яңалыклардан да һәрвакыт хәбәрдар булып тора. Уңган хуҗабикә, оста бакчачыдан тыш, Расиха апа кул эшләренең остасы да әле. Ул чигәргә, тегәргә, бәйләргә ярата. Аның йөрәк җылысын биреп бәйләгән аллы-гөлле чәчәкләре күз явын алырлык. Ул аларны, чүлмәккә утыртып, бисер белән дә бизи, сабаклы итеп вазага куешлы роза, калла, ромашкалар да бәйли. Йомшак төрле формадагы мендәрләр, җылы оекбашлар, тапочкалар – барысы да Расиха апаның яраткан шөгыле. Йөрәге җылы, күңеле матур кешенең өендә дә җылы мохит, пөхтәлек, матурлык хөкем сөрә. Ачык йөзле, киң күңелле, тормышның ямен күреп, тоеп яшәүче Расиха апага сокланмый мөмкин түгел!"
Фото: Расиха Сафиуллина шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев