Өлкәннәр иминлеген кайгырталар
Баулы картлар интернат-йорты тулы үзизоляция режимына күчкән.
Республика властьлары карары белән, Татарстанның социаль учреждиеләре, коронавирус таралуны булдырмау өчен, 19 октябрьдән тулы үзизоляция режимында эшли. Хезмәткәрләр бер ай дәвамында эш урынында яшәячәк. Алар өчен азык-төлек һәм дарулар резервы булдырылган.
Баулы картлар йорты (48 кеше яши) хезмәткәрләре дә учреждениедә яшәп эшли. Эш графиклары төзелгән. 12 хезмәткәр 14 көн эшләячәк, аннары аларны алыштырачаклар. Үзизоляция – заман таләбе, һәм бу, иң беренче чиратта, өлкәннәр өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев