Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ни өчен чит илләрдә карабодай ашамыйлар?

Карабодайны Россиядән кала, Израильдә генә яратып кулланалар.

Россиядә бик популяр булган карабодай ярмасын чит илләрдә бөтенләй ашамыйлар диярлек.

«Карабодай ярмасы Россия территориясендә барлыкка килгән. Аны үстерү җиңел һәм арзан булганга, славяннар әлеге ярманы азык итеп куллана башлаган. СССРда азык-төлек белән авыр булганда карабодай ярмасы аеруча популярлаша. Ә менә Көнбатыш Европада һәм Америкада карабодай ярмасы престижлы саналмый. Моның сәбәбе гадидер — карабодай анда начар үсә», — ди диетолог.

Аның сүзләренчә, бездә бу ярманы ярату балачактан килә, без аны буыннан-буынга тапшырабыз. Карабодайны, Россиядән кала, Израильдә яратып файдаланалар.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-11-2020/ni-chen-chit-ill-rd-karaboday-ashamyylar-5784105

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев