Мортаза авылы ветеранына медаль тапшырдылар
Мортаза авылында туып-үскән тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Мөзәянә Фәтхулла кызы Кәримованы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” медале белән бүләкләделәр.
Мөзәянә Кәримовага Баулы районы җитәкчелеге исеменнән юбилей медале һәм чәчәк бәйләмен Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов тапшырды. Ветеранны тәбрик итәргә шулай ук ветераннар советы оешмасы, җирле “Ак калфак” татар хатын- кызлары оешмасы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре килделәр.

– Мөзәянә апага изге теләкләребезне җиткерәбез, исәнлек-саулык телибез, – диде Дамир Шакирҗанов. – Ветераннарыбыз безгә тырышлык, сабырлык үрнәге.
Хәзерге вакытта Мөзәянә апа төпчек кызы Гөлҗәннәт белән кияве Рамил тәрбиясендә, кунакта.
Фото: Илзия Латыпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев