Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәпләр үз чыгарылыш укучыларын көтә

Вуз студентларының кышкы каникуллары көннәрендә район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион очрашулары уза.

Мондый очрашулар үткәрү датасын һәм вакытын мәктәпләр үзләре сайлый. Мәсәлән, 3, 6нчы шәһәр мәктәпләрендә ул 31 гыйнварда 18.00 сәгатьтә, 4нче гимназиядә шул ук көнне 17.00 сәгатьтә була. 5нче мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларын 1 февраль көнне иртәнге сәгать 9да көтәләр, ә шәһәрдәге иң өлкән 1нче мәктәп 1970, 1975, 1980, 1985, 1990, 1995, 2000, 2005, 2010, 2015 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын кунакка 7 февраль көнне 17.00 сәгатькә чакыра.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев