Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга автомобильләр тапшырачак

Ветераннар Татарстанның дәүләт бүләкләрен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 31 еллыгы уңаеннан алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга машина ачкычлары тапшырачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарны хөрмәтләү тантанасында катнаша. Президент аларга тантаналы шартларда Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм автомобиль ачкычлары тапшырачак», — диде Галимова.

Ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, машиналарның сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга тапшырылачагын искәртте. «Бу — төрле төркемнәргә караган инвалидлар. Автомобильләр, машина белән идарә итүе җиңелрәк булсын өчен, конкрет кешеләрнең ихтыяҗларына яраклаштырылган», — дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Бу шимбәдә, 15 февраль көнне, совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылуга 31 ел тула. Бу көнне чит илләрдә үзләренең хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алып, митинглар һәм тантаналы чаралар үткәрелә.

Республикада Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 9,5 меңгә якын ветеран яши. Аларның күпчелеге Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган, 200гә якын кеше республикага соңрак күченеп килгән.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/13-02-2020/mi-nehanov-fganstanda-sugysh-h-r-k-tl-rend-katnashuchylarga-avtomobill-r-tapshyrachak-5722484

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев