Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

МФЦның барлык филиаллары ау этләре белән киек кош аулауга рөхсәт алуга гаризалар кабул итә башлый

ТРның биоресурслар буенча дәүләт комитеты 15 июльдән МФЦның барлык филиаллары ау этләре һәм ау кошлары белән киек кошларны аулауга рөхсәт алуга гаризалар кабул итә башлавын искәртә.

Ау этләреннән һәм ау кошларыннан башка киек кош аулауга рөхсәт августның 20ләрендә бирелә башлаячак.

Рөхсәт алу өчен МФЦның республика территориясендәге теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәт түбәндәге документлар булганда бирелә:

–  рөхсәт алуга гариза;

–  шәхесне раслаучы документ (паспортның төп нөсхәсе);

– аучы билеты (оригинал);

– рөхсәт алган өчен дәүләт пошлинасын түләү квитанциясе (650 сум);

– Хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү квитанциясе.

Банк картасы булган очракта, квитанцияләр өчен гариза биргәндә МФЦ филиалында түләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев