МЧС татарстанлыларга якынлашып килүче салкыннарда куркынычсызлык чаралары турында искәртте
Бүген төнлә һәм иртәгә, 16 гыйнварда, Татарстанда көчле салкыннар көтелә – температура –27° га кадәр төшәргә мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мондый салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы артуын кисәтә.
Республика халкына куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре искә төшерелә:
- бозылган мичләрне кулланмаска;
- өйдә ясалган җылыткычларны эшләтеп җибәрмәскә;
- эшләп торган мичләрне һәм электр җылыткычларын караучысыз калдырмаска, шулай ук аларны күзәтүне балаларга йөкләмәскә.
Татарстанлыларга җылыту приборларына игътибарлы булырга һәм мөмкин булса, көчле салкыннар чорында урамда булу вакытын чикләргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев