Май – мәшәкатьле ай
Туфракны әзерләргә, авыруларга каршы культураларны вакытында эшкәртергә, агач-куак тирәләрен йомшартып, кәүсәләрен известь белән агартырга кирәк. Бакча җиләгенең дә хәлен белергә онытмагыз.
Корыган яфракларын кисеп, төбен йомшартып, сыек кына марганцовка эремәсе сипсәгез, ул тиз арада күтәрелеп үсеп китәр. Җиләк чәчәк аткан чорда, туфракны тагын бер эшкәртеп, салам белән түшәсәгез, җиләкләр эре һәм чиста булып өлгерерләр. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын көл һәм органик ашламалар белән ашлап, мульчәләргә кирәк.
Бу чорда яшелчә бакчасында да эш җитәрлек. Май башында салкынга чыдам культуралар – кишер, ачы торма, шалкан, укроп, петрушка һәм башкалар чәчелә. Редис, кольраби кәбестәсе, аннары башка төр кәбестәләргә, чөгендер һәм суганга вакыт җитә. Майның икенче яртысында ачык грунтка кыяр, кабак, ташкабак, фасоль һәм соң өлгерә торган кәбестә утыртыла. Каен яфрак ярса, бәрәңге утыртырга вакыт.
Теплица һәм парникларда да эш кызу: анда томат, борыч, баклажан, кыяр күчерелә. Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларына төрле тукландыргыч ашламалар керткәндә декоратив куак һәм чәчәкләрне дә онытмагыз. Аларга да кышкы йокыдан соң тукланырга кирәк. Шулай эшләгәндә алар җәйдән көзгә кадәр чәчәк атарлар.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев