Май аенда Баулыда күпме бала туган?
Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 19 сабый теркәлде: 9 малай һәм 10 кыз. Шуларның 5 гаиләдә беренче бала, 7 – икенче, 5 - өченче, 1 - дүртенче, 1 - алтынчы бала булып туган.
Май аеның иң популяр исемнәре – Александр, Арина һәм Ралина.
Иң яшь анага 24 яшь, иң яшь әтигә 29 яшь, иң өлкән әти-әнигә 40 яшь.
Май аенда 6 пар никахлашты.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев