Машиналарга бәяләр арта
Renault француз автоконцерны Россиядә тәкъдим ителгән барлык модельләр рәтенә бәяләрне 5 процентка арттыра. Шулай ук Chevrolet NIVA төркеменә кергән внедорожникларга да бәяләр арта. Тагын бер Россия машина җитештерүчесе - "УАЗ" үзә продукциясен уртача 2-3 процентка кыйммәтләндерә. Intertat.ru язганча, модель рәтенең кыйммәтләнүе турында Volvo Сar Russia дә хәбәр итә. Бәяләр 2016...
Renault француз автоконцерны Россиядә тәкъдим ителгән барлык модельләр рәтенә бәяләрне 5 процентка арттыра. Шулай ук Chevrolet NIVA төркеменә кергән внедорожникларга да бәяләр арта. Тагын бер Россия машина җитештерүчесе - "УАЗ" үзә продукциясен уртача 2-3 процентка кыйммәтләндерә.
Intertat.ru язганча, модель рәтенең кыйммәтләнүе турында Volvo Сar Russia дә хәбәр итә. Бәяләр 2016 елның 1 гыйнварыннан соң чыгарылган автомобильләргә артачак. Моннан тыш "АктоВАЗ" да барлык машиналарына ( яңа Lada Vesta дан тыш) бәяләрне 3 процентка күтәрүе ихтимал. Шулай ук Skoda га 3 процентлык һәм Hyundai га 5 процентлык үсеш көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев