Кызылъяр мәктәбе укучылары файдалы мәгълүмат алды
Кызылъяр авылында урнашкан Фәнис Яруллинның музей-йортында экскурсияләрдән тыш төрле тематик чаралар, мәгълүмат сәгатьләре дә оештырыла. Чираттагы шундый файдалы очрашуларның берсе мәктәп укучылары белән оештырылды. Ул һәрвакыт актуаль булган темаларның берсен колачлады һәм “Наркомания. Упкыннан бер адым” диеп исемләнде.
– Чараның максаты – наркотик һәм психоактив матдәләргә һәм аларны куллану нәтиҗәләренә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, – дип аңлатып үтте музей-йорт фондын саклаучы, чараны оештыручы һәм алып баручы Гүзәлия Газизуллина. – Шул ук вакытта укучыларда тормыш кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру һәм үстерү. Кылган начар гамәлләр өчен җаваплылыкка тартылу, наркотикларның зыяны турында диспут, тематик видеофильм да карап үттеләр. Егетләр-кызлар анкета тутырды һәм “Без –наркотикларга каршы” дигән плакат ясадылар.
Оештыручылар сүзләренчә, мондый эчтәлектәге чаралар, очрашуларны һәрдаим уздырырга, балаларга начар гадәтләрдән ераграк торырга кирәклеген исләренә төшереп тору зарур.

Фото: Кызылъяр мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев