Кызудан интегәбез
Ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны бу көннәрдә сизелерлек арткан.
Гадәттә тәүлегенә уртача 30га якын чакыру була, ә соңгы көннәрдә алар 38-46га җиткән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре моны эссе һава белән бәйләп аңлаталар. Аеруча хроник авырулы өлкән яшьтәге кешеләр интегә, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр дә еш мөрәҗәгать итәләр.
Бу чорда кояшта артык кызыну нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрдән 8 мөрәҗәгать кергән. Бер кеше кояшта янган, аны район үзәк хастаханәсенә салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев