Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кыш бабайдан планшет һәм кредит мәсьәләсен хәл итүен сорыйлар

Кыш бабайның Бөек Устюгтагы рәсми резиденциясенә инде 20 меңнән артык хат килгән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Басма билгеләп үткәнчә, хатларның яртысыннан күбрәген балалар түгел, өлкәннәр язган.

Бүгенге көндә балалардан җиде мең хат килгән, аларның күбесе Apple планшетын сораган. Балалар нәкъ менә әлеге җитештерүче гаджетына ия булырга тели. Бүләкләр рейтингында икенче урында - гироскутер. Балалар шулай ук кыш бабайдан музыка кораллары да сорый. Җиде мең баланың нибары өчесе генә чыршы астына китап куюларын тели.

Өлкәннәрнең теләкләре балаларныкыннан берникадәр аерыла. Авыр тормыш хәлендә калган кешеләрдән бик күп хатлар килгән.

- Кыш бабай, зинһар өчен, канализациямне ремонтларга булыш әле! Миңа 62 яшь. Ирем 2015 елда вафат булды. Улларыма мин авыр йөк кебек кенә. Башка сорар кешем юк! - диелә бер хатта.

Яңа тормыш башлауда ярдәм сорап язучылар да бар. Мәсәлән, 61 яшьлек Света бәйрәмгә хыялындагы ир-атны бүләк итүне сораган. Мондый үтенеч белән хат язучылар арасында 20-30 яшьлекләр дә бар.

Моннан тыш, Яңа елны бурычларсыз каршыларга теләүчеләр дә очрый. Андыйлар Кыш бабайдан кредит белән бәйле проблемаларын хәл итүне сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев