Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күршеләребездә скандинавия йөреше популярлаша

Соңгы елларда тормышыбызга "скандинавская ходьба" дигән физкультура төре бик актив кереп китте.

Һәр көн иртән эшкә барганда чаңгыныкы сыманрак таяклар тотып, урам әйләнүчеләргә кызыгып калам. "Пенсиягә чыксам, мин дә боларга кушылыр идем", - дип эчтән генә хыялланып куям. Юкса, кичен әйлән дә кер бит инде урамны, юк, өйгә кайтып бер бикләнгәч, һич чыгасы килми.

Кызыгып, аларны фотога булса да төшердем.

- Көн дә чыгып, тәннәрне язып кайтабыз. Үзенчә бер аралашу да. Әйдәгез, безгә кушылыгыз, - диләр елмаеп.

Әнә шулай үз сәламәтлекләрен һәм кәефләрен кайгырта белгән ханымнарга: "Әфәрин!" - диеп калдым.

- Фитнесның бу төре аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы. Алар бит тренажер залларда катлаулы күнегүләр ясый алмый. Шулай ук травмалардан һәм операцияләрдән соң тернәкләнү өчен дә бер дигән чара. Стадионнарыбызда һәм паркларда махсус таяклар белән йөрүчеләр көннән-көн арта, халыкның сәламәт тормышка тартылуы бик шатлыклы күренеш, - ди физик культура, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.

Чыганак: Азнакаево Онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев